%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
C718a1346dc1c08d18dee3e1cb6669fb8ef3f86f
Чиләбе өлкәсендә Рәсулев укулары булып узды
09.07.2019

2019 елның 4–5 июлендә Чиләбе һәм Троицк шәһәрләрендә «Рәсулев укулары: Россия тарихында һәм бүгенге көндә ислам» дигән темага VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда исламның мәдәни миссиясе, дини мәгариф, ислам тарихы, традицияләр, ислам һәм яшьләр, милли-дини туризм, ислам – тынычлык дине һәм башка мәсьәләләр буенча чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән дин белгечләре, тарихчы галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре катнашты. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Марат Гибатдинов, Ләлә Мортазина, Шамил Садыйков һәм Алсу Зиннәтуллина, Казан университеты доценты Диләрә Муфтахутдинова татарларда дини белем бирү системасы, хатын-кыз хәйрия җәмгыятьләре, Чиләбе төбәгеннән чыккан татар педагогларының эшчәнлеге, татар-казах дипломатик бәйләнешләре һәм башка темаларга чыгыш ясадылар. Әлеге чарада Татарстаннан шулай ук Болгар ислам академиясе проректоры А.Тимерханов та катнашты.

  • Da7c7678373d6a3b9eefacac0429d9c8584449ac
  • 1b430618089284e921bec484e1a11bc694aab92a
  • 199e6f2b7b65b27c2ef32e7f7b416315ad9fadd9
  • F16f30bfd72d1f1c25e9796a5449bab70afea907
  • 3114fe28e3d3a953ee6f8d50703bbe6a36fc3cb0
  • C7588a8613e76ece4801cd523d5cdf85e216f2ba